Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр сикерде, җырлады, Исламга тартылды…


Республика көненндә яшьләр иң күп җыелган урын Ярминкә мәйданы булды. Шунда ук эсктремаль спорт төрләре буенча ярышлар,бәйрәмгә махсус килгән “Дискотека Авария” чыгышлары барсыда егет-кызларны шул мәйданга чакырды. 17 гә якын сәхнәдә бәйрәм көнне җыр-бию, төрле көйләр яңгырап торды. Аларның барсында урап чыгу кыен эш, ләкин үзәктәгеләренә без кагылып чыктык. Ярминкә мәйданына кире кайтып “Экстрим фактор” яшьләр клубының тамашаларына күз салыйк. Анда егет-кызлар велосипедта, тәгәрмәчле чаңгыларда йөрү осталыкларын күрсәттеләр, барлык күрсәткән хәрәкәтләре музыка астында барды. Монда брек-данс, карлы тауларда шуу күздә тотылган булган. Ләкин артык мөмкинлекләре булмый, шәһәр хакимиятенең дә ярдәме Ярминкә мәйданында урын бирүдән артмады ди “Эскстрим фактор”ның җитәкчесе Ярослав Муравьев. Ярминкә мәйданыннан без Булак буйлап Камал театры бинасына таба атладык, кечерәк сәхнәләрдә биюләр, жырлар ишетелде. Күбесе урысча иде, ара-тирә татарчалары ишетелде. Кабан күле буенда Шәкертләр мәйданчыгында ак яулыклы әбиләр белән яшьләр мөнәҗәт укыйлар иде. Шулай Камал театры тирәсеннән китеп Татарстан кунакханәсе янына җитсәк анда татар сәхнә йолдызларының тавышлары ишетелде Араларында яшьләргә таныш Ләйсән Сөнәгатова, Альбина Апанаева кебекләре дә бар иде. Бәйрәмдә җыр-бию төнгә кадәр барды. Ә республика көнендә егет-кызлар җыелган урыннарга сәяхәтебезнең тулырак өлешен шимбәдәге яшьләр тапшыруында ишетерсез. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG