Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:09

Гыйракның төньягында ваба чире башланган


Җирле хәкимият хәбәрләренә таянып, авыручылар ике меңнән артып киткән дип, БМО хәбәр итә. Биш кеше инде вафат булган, биш йөзе авыр хәлдә. Ваба чиренең башлануы бәлки эчә торган, чиста суга мөхтаҗлыктыр дип әйтәләр. Бу хакта Гыйракның көрдестан төбәгендә сәләмәтлек саклау министрлыгы вәкиле Зириян Отман болай диде: “Без башта ук аны ваба чире дип шикләнгән идек. Бу безгә югалтуларны киметүдә ярдәм итте. Хәзер иң мөһиме – бу чирнең нидән чыгуын ачыклау. Без Багдадтагы диндәшләребез һәм Сөләймәниядәге табиблар белән бергә эшләүне дәвам итәбез,- диде Отман.

XS
SM
MD
LG