Accessibility links

Көнбатыш мәгълүмәт чыганаклары Иран атом программасы хакында яза


Иран соңгы вакытларда Халыкара атом энергиясе идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара башлады. Бу хакта МАГАТЭ хисабы нигезендә, көнбатыш матбугат чыганаклары хәбәр итә. Ләкин, ул ук вакытта, документта, Тәһран БМО иминлек шурасының уранны баетуны туктатырга дигән таләпләренә битараф булып кала, диелгән. Халыкара атом энергиясе идарәсе хисабында, атом программасында бәхәсле мәсьәләләрне чишүдә Иран белән килешенгән график та китерелгән.
XS
SM
MD
LG