Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорчыларга ярлыкау юк


Русиянең югары мәхкәмәсе, мәскәү метросында террор оештыручы өч кешегә хөкем карарын көчендә калдырды. Февраль аенда мәскәү мәхкәмәсе Мурат Шаваев, Максим Понарьин һәм Тамбия Хубиеваны террор ясауда гәепли дип танып, гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Хөкемгә тартылганнарның адвокатлары, мәхкәмә тикшерүләре вакытында канун бозулар булган дип саный. Алар Югары мәхкәмә президиумына һәм Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә ниятли. 2004 елда Риҗская тукталышында, метродагы террор гамәле вакытында 49 кеше һаләк булды, өч йөздән артык кеше зарар күрде.
XS
SM
MD
LG