Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов сайлауларда катнашмаска чакыра


Халык демократиясе берлеге җитәкчесе Михаил Касьянов, демократик партияләрне, декэбердә булачак парламент сайлауларында катнашудан баш тартырга чакырды.

Бүген таратылган Касьянов белдерүендә, яңа сайлау системасы демократиягә каршы килә, дип белдерелгән. Касьянов сүзләренә караганда, ул һәм аның тарафдарлары бу сайлауда катнашырга ниятләми. Халык демократик берлеге 7 октябрьдә мәскәүдә планлаштырган “Ризасызлар маршын” үткәрү комитетын оештырган.

Бу акциянең максаты- кешеләрнең хокуклары һәм ирекләре бозылуга һәм оппозициягә басым көчәюгә карата протест белдерү.
XS
SM
MD
LG