Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан 3 миллиард тонна нефть табуны бәйрәм итә


1 нче сентябрьдә 19 гасырда Әлмәт тирәсендәге Надир авылында яшәгән староста Надир Уразмәтов кабат бүгенге көнгә кайтачак. Сөйләүләренә күрә, нәкъ ул, җир астыннан бәреп чыккан нефтьне беренче күреп, аны пыяла шешәгә салып бу җир мае дип авыл буйлап кешеләрне шаккатырып чабып йөргән. Татарстанда 3 миллиард тонна нефть табу уңаеннан булачак мәдәни бәйрәмне- театральләштергән күренешне нәкъ менә шул хатирәләрдән башларга уйлыйлар. Бу тантана уңаеннан чаралар 31- ндә үк башланды. 3 миллиард тонна нефть табылу уңаеннан һәйкәл ачылды. Кичен исә, Нефтьче мәдәният сараенда тантаналы утырыш үтте. Анда бу тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тарихка килгәндә исә, Татарстан җиреннән нефть фонтаны 43 нче елда бәреп чыга. 70 нче елларда бу төбәк елына 100 миллион тонна нефть бирүгә карамастан, табигатькә килгән зыяннан кала, Республикада яшәүчеләрнең тормыш хәлен яхшырту өчен аның файдасы булмый диярлек. Бүгенге көндә Татарстанда елына 70 миллиард сумлык нефть табыла. Ә Республиканың бөтен еллык бюджеты 50 миллиард сум. Шуны чагыштырып караганда күпме байлыкның читкэ акканын күз алдына китерү кыен түгел. Наил Алан

XS
SM
MD
LG