Accessibility links

Федераль милли-мәдәни мөхтәриять утырышы


Алдан хәбәр итүебезчә, чәршәмбе көнне Казанга республика бәйрәменә килгән татар милли оешмалары җитәкчеләре милли мәсьәләр буенча бөтенрусия киңәшмәсендә катнашты. 4-5 сәгать дәвам иткән бу киңәшмә тәмамланганнан соң, Русия татарлары федераль милли-мәдәни мөхтәрияте шурасының утырышы үтүе турында бер кайда да мәгълүмат яки мәкалә басылып чыкмады. “Азатлык” радиосы иң беренче булып Русиядә яшәүче барлык татарлар өчен мөһим булган шушы мәгълүматны җиткерә. Бу утырыш кичке сәгать 9 дан соң 25 минут кына барса да, чыннан да аның әһәмияте зур. Чөнки 24 мартта Русия татарларының федераль милли – мәдәни мөхәтәриятенең хисап сайлау конференциясеннән соң беренче шура утырышы иде. Мәгълүм булуынча март аендагы конференциядә федераль мөхтәриятнең яңа шурасы сайланды һәм бу шура рәисе итеп Русия дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновны сайлап куйган иде. Яңа җитәкчелек эшне нидән башлый? Алдан килешенгән тирән үзгәрешләр һәм федераль мөхтәриятнең дәрәҗәсен, статусын үстерү ничек бара? Иң бернче чиратта рәсми канун нигезендә эшләүче һәм иң абруйлы структураның мөстәкыйльлеге ныгытыламы, башка оешмалар, бөтен дөнья татар конгрессы белән хезмәттәшелге ничек алып барыла?

Федераль мөхтәриятнең шурасында 29 кеше булса шуларның 21 е чәршәмбе кичендә үткән утырышта катнашты. Шулай ук элекке традиция буенча мөхтәрият шурасында бары тик аның әгъзалары гына катнаша һәм анда башка даирәләрдән булган шәхесләр кертелми.Чөнки федераль мөхтәрят агымдагы хокукый, оештыру эшләре белән шөгыльләнә.

Мөхтәрятнең Казандагы офисы мәдәният министрлыгында урнашкан һәм анда штатагы бер хезмәткәр эшкә керешкән. Киләчәктә Казанда 3-4 кешедән торган башкарма комитет эшлиячәк. Мөхтәриятнең Мәскәүдә дә офисы һәм хезмәткәрләре булачак. Хәзергә бу мәшәкатьләрне башкарырга дәүләт думасы депутатының ярдәмчеләре булышалар. Илдар Гыйльметдинов һәм аның ярдәмчеләре мөхтәрият шурасы әгъзаларына докуметлар җыелмасын таратты. Иң мөһим документ 20 августта федераль мөхтәрят шурасы Татарстан министрар кабиеты арасында төзелгән килешү. Премьер-министр Миңнеханов һәм Гыйльметдинов имзалаган бу килешү татар милли мәсьәләрен хәл итүдә хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм итәчәк.

Илдар Гыйльметдинов узган айларда татарлар яшәгән өлкә һәм республикаларда булып, андагы хәлләр белән танышкан, төбәк автономияләренең эшчәнлеген җанландыру белән шөгыльләнгән, губернаторлар һәм башка төбәк җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барган. Кайбер автномияләргә ярдәм итү чаралары каралган Ульяндагы мәдәни үзәккә бирелгән бинаны ремонтлау өчен Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановтвн 1 миллион сум акча җибәрергә рөхсәт алынган.

Федераль мөхтәрят ут ырышанда шулай ук яңа устав проектына кертелә торган кайбер үзгәрешлә, автономиянең вакышы һәм икенче яртыеллыкк эш планы каралды. Мөхтәряит шурасы әгъзалар ы Илдар Гыйльметдиновка сораулар бирделләр, өстәмә тәкъдимнәр керттеләр. Бу утырыш ярты сәгатьләп дәвам итсә дә ул конкрет мәсьәләр хәл ителде һәм мөхтәнрият шурасы әгъзаларында уңай тәэсирләр калдырды. Шураның киләсе утырышы Мәскәүдә бер айдан соң үтәргә тиеш.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG