Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:56

Башкортстанда яңа мәктәпләр ачыла


Башкортстанда бүген барлык сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни чаралар яңа уку елы башлануга, Белем көне бәйрәменә әзерләнү белән бәйле. Республиканың барлык югары җитәкчеләре нәкъ менә шушы тантаналы чараларда катнашты, яңа мәктәпләр ачу белән мәшгуль булды җомга көнне. Рәсми газеталарда һәм электрон мәгълүмат чараларында республика Президенты Мортаза Рәхимовның һәм мәгариф министры Зиннәт Аллаяровның яңа уку елы башлануы уңаеннан котлаулары да дөнья күрде.

Быел Башкортстан буенча җәмгысе 46 яңа мәктәп һәм гимназия үз ишекләрен ача. Шуларның өчесе – Уфада. Уфаның 110 нчы санлы мәктәбе укытучылары һәм укучылары өчен дә шатлыклы көн бу. Биредә өр-яңа бер янкорма төзелеп бетте. Бинаны ачу тантанасына Мортаза Рәхимов белән башка югары җитәкчеләр дә килде.

Яңа бинада хәзер башлангыч сыйныфларда 260 бала белем алачак. Сәләтле балаларның мөмкинлекләрен тулысынча ачу өчен дә шартлар арткан хәзер. Төрле түгәрәкләр өчен бүлмәләр, хореография залы, спорт залы һәм ашханә үз ишекләрен ачты бүген биредә. Төрле кабинетлар да җиһазландырылган, компьютерлар да, башка техника да алынган.

Башкортстан мәгариф министры Зиннәт Аллаяров журналистлар белән әңгәмәсендә быелгы уку елына да яхшы әзерлек белән килүләрен әйтте.

Башкортстан мәгариф министры Зиннәт Аллаяров сүзләренчә, быел да республика мәктәпләрендә дәүләт теле статусына ия булган башкорт телен укытуга зур игътибар биреләчәк. “Барлык милләтләр балалары, 100 проценты белән башкорт телен дә өйрәнәчәк”, - дип кистереп әйтте ул. Республикада башкорт телен һәр милләт балаларына өйрәтү гамәле күп кенә кешеләргә ошап та бетми. Узган елда хәтта төрле милли оешмалар вәкилләре 1 сентябрь көнне Уфа шәһәре хакимияте бинасы каршында пикет та оештырган иде. Әмма халыкның ризасызлыгы үзеннән-үзе юкка чыкты шикелле. Быел андый каршылык чаралары оештырылачагы хакында ишетелми.

Быел Башкортстанның 109 мәктәбе Русиянең милли проекты кысаларында 1 әр миллион сумлык грантлар алуга иреште. Ә 363 укытучы 100әр мең сумлык премиягә лаек дип табылган иде. Уку елы башланган көннәрдә үк аларга шушы акчалата бүләкләр тантаналы тапшырылачак дип көтелә.

XS
SM
MD
LG