Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан вәкилләре Татарстан бәйрәмендә булды


Башкортстандагы кайбер татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм актив әгъзалары Казанга сәфәрдән әйләнеп кайтты. Алар анда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган зур җыенда һәм Татарстан Республикасы көне бәйрәме кысаларында оештырылган тантаналарда катнашты. Бөтенроссия татар оешмалары җыены дип аталган очрашуда татар халкының киләчәк үсешенә бәйле бихисап мәсьәләләр белән беррәттән Башкортстан татарлары проблемалары да тикшерелгән Казанда.

Башкортстан вәкиллегенә Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов белән Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин җитәкчелек итте. Алар белән тагын татар милли хәрәкәтенә караучы башка җәмәгать оешмалары вәкилләре дә барды. Башкортстан милләтпәрвәрләре Казандагы сөйләшүдә Башкортстанда татар мәгарифе язмышына бәйле мәгълүматлар да биргән. Соңгы елларда республикада татар мәктәпләре саны кими, татар мәктәпләрендә татар теле урынына башкорт теле кертелә, дип борчылуын белдергән Уфадан барган вәкилләр.

- Татарстан Республикасы белән Русия Федерациясе арасында вәкаләтләрне үзара бүлешү турында имзаланган яңа Шартнамә илнең төрле тарафларында сибелеп яшәүче татарларның хокукларын яклау тәңгәлендә яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш, - ди Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин. – Татарстан ягы киләчәктә Башкортстан татарларының да күп еллардан җыелып килгән һәртөрле проблемаларына битараф калмас, Башкортстан хакимиятләре белән очрашуларда аларны берлектә хәл итү хәстәрлеген күрер. Башкортстан белән Татарстан арасында үзара хезмәттәшлек турында төзелгән Килешү кәгазьдә генә калырга тиеш түгел.

XS
SM
MD
LG