Accessibility links

Уфада да кино фестивальләре булачак


Башкортстан Республикасында да, Татарстандагы кебек үк, киләчәктә ел саен халыкара кино фестивальләре үткәрелә башлаячак. Бу хакта республика Хөкүмәтенең фатыйхасы да бар инде. Башкортстан Кино төшерүчеләр берлегенең шушы тәкъдимен Башкортстан Министрлар кабинеты да яклап чыккан. Ел саен уздырылачак кино фестиваленең исеме дә билгеле: “Алтын Акбүзат” дип атарга булганнар.

“Башкиновидеопрокат” дип аталган берләшмә башлыгы, Башкортстан кино төшерүчеләре берлеге рәисе урынбасары Кинҗә Кускильдин журналистлар белән очрашып, кино фестивале турында да, башка сорауларга да тәфсилле җаваплар бирде. Аның әйтүенчә, әлегә башкорт кино сәнгате бик яшь сәнгать. Шулай да аның киләчәге өметле, ди ул.

“Без Башкортстанда да үз кино фестивалебез булсын иде, дип күптән үзара фикер алышып йөри идек. Шушы ниятебезне республика җитәкчелегенә дә җиткердек. Анда безнең барлык аргументларны да тыңлап, аңлап кабул иттеләр һәм бу кино фестивален башлап җибәрүгә фатыйха бирделәр, - ди Кинҗә Кускильдин. – Фестивалебез халыкара дәрәҗәгә ия булачак. Беренче кино бәйрәме быел ук, атап әйткәндә, 4-11 ноябрь көннәрендә үтәчәк”. Кинҗә Кускильдин.

Башкортстан кино төшерүчеләре берлеге рәисе урынбасары Кинҗә Кускильдин сүзләренчә, шулай итеп быел Башкортстанда “Алтын Акбүзат” исемле кино фестиваленә башлангыч салына. Фестиваль фильмнарын күрсәтү Уфа, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Мәләвез һәм Баймак шәһәрләре кинотеатрларында оештырылачак. Бу фестивальдә катнашу теләген белдереп Якутия-Саха, Чехия Республикасы, Төрекмәнстан, Казакъстан, һәм Молдова Республикалары кино төшерүчеләре мөрәҗәгать иткән дә инде.

Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG