Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблар яңа тотыклар алу белән яный


Талиблар Әфганыстанда яңадан да чит ил кешеләрен тотык итеп алу белән яный. Бу хакта “Ассошиейтед пресс” агентлыгына талиблар вәкиле белдергән һәм ул, болай эш алып бару бик уңышлы була икән, дип өстәгән. Бу белдерү, талиблар соңгы Көньяк Корея тотыкларын азат иткәннән соң, игълан ителгән. Көньяк Корея миссионерлары Газни вилаятендә июль уртасында тотык итеп алынган иде. 23 кешедән талиблар 21-ен азат итте, икесен үтерде. Сеул, талибларның ел ахырына кадәр Әфганыстаннан гаскәрләрен чыгарырга, һәм миссионерлык эшләрен туктатырга дигән таләпләрен үтәргә вәгъдә бирде.
XS
SM
MD
LG