Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришвәтчеләргә хөкем карары үзгәртелмәде


Русиянең Югары мәхкәмәсе, ришвәт алуда гаепләнеп хөкем ителгән, Федераль салым хезмәтенең һәм Үзәк банкның югары урындагы хезмәткәрләренә чыгарылган хөкем карарын көчендә калдырды. Федераль салым хезмәте җитәкчеләренең берсе Олег Алексеев 8 елга, Үзәк банк юристы Алексей Мишин 10 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән. Алар узган елның октябрь аенда, “Российский капитал” банкыннан бер миллион доллар алган вакытта тоткарланганнар иде. Моның барәбәренә алар банкны салым дәгъвасыннан азат итәргә вәгъдә иткән.
XS
SM
MD
LG