Accessibility links

Европа мәхкәмәсе мәктәптә дин укытуны тикшерергә мөмкин


Мәктәпләрдә динне мәҗбүри өйрәтү мәсьәләсе Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе карамагына чыга ала. Әлеге проблеманы карау үтенече белән Польшаның Острава Велкопольский шәһәреннән эшмәкәр Чеслав Грҗилак мөрәҗәгать иткән. Ул үз улының поляк мәктәпләрендә мәҗбүри укытылган дин дәресләренә йөрүен теләми. Моңа кадәр ул шушы үтенече белән илнең мәгариф министрына һәм президентка да мөрәҗәгат иткән булган, әммә мәсьәләнең хәл ителмәве аны шикаять белән Страсбургка мөрәҗәгать итүгә этәргән. Мәхкәмә шушы мәсьәләне быел карар дип көтелә. Белгечләр Грҗилак анда җиңәр дип фаразлый. Польша халкының 95% үзен католик дип саный.
XS
SM
MD
LG