Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Барадай Иранны соңгы мөмкинлек турында кисәтә


Халыкара Атом Энергия Идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл Барадай Иранның атом программасына бәйле каршылыкта тәррәкыяткә өметләнүен белдерде. Әл-Барадай Германиянең Der Spiegel журналына Идарә белән Тәһран арасында Иранның атом программасына бәйле сорауларны ачыклау харитасы турындагы килешү каршылыкны чишүгә зур мөмкинлек бирә диде. Шул ук уакытта ул Тәһранны бу соңгы мөмкинлек тә булырга мөмкин дип кисәтте. Иранга үзенең яхшы ниятләрен күрсәтү өчен вакыт ноябер я дикәбер аена кадәр генә биреләчәк диде әл Барадай.
XS
SM
MD
LG