Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:51

Гыйракның шыгый һәм сөнни төркем вәкилләре Финляндиядә сөйләшә


Гыйракның үзара дошманлашкан сөнни һәм шыгый төркемнәре вәкилләре Финляндиядәге бер яшерен урында очрашып Гыйрактагы кан коешны туктату юллары турында сөйләшә. Элекке Финляндия президенты Мартти Аһтисаари җитәкчелегендәге төркем Көньяк Африкада һәм Төньяк Ирландиядәге тынычлык урнаштыру эше тәҗрибәсен Гыйракта куллану мөмкинлекләренә багышланган семинар үтә дип белдерде. Финляндиянең киңлүләм мәгълүмәт чаралары хәбәр итүенчә, җомга көнне башланган ул семинарда радикал шыгый дин әһеле Моктада әс-Садр вәкилләре белән иң зур сөнни сәяси төркем башлыгы Аднан әд-Дулайми да катнаша.

XS
SM
MD
LG