Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия яңа буын кыйтга-ара ракеталарның икенче дулкынын әзерли


Русия киңкүләм мәгълүмәт чаралары хәбәр итүенчә, декабрь аенда Русиядә яңа кыйтга-ара канатлы ракеталарның икенче дулкыны сафка басачак. Президент Владимир Путинның кораллы көчләрне заманчалаштыру программасындагы бу чаралар АКШның Көнчыгыш Европада ракета калканы кую ниятенә бәйле киеренкелек чорына туры килә. Хәбәрләргә караганда, бер чукмарлы Тополь-М ракеталары Мәскәудән 240 чакрымлап төньяк-көнчыгышта урнаштырылачак. Әмма ничә ракета булуы турында мәгълүмәт юк.
XS
SM
MD
LG