Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы АКШ илчелеге хөкүмәттәге ришвәтчелек турында хисап әзерли


Гыйрактагы АКШ илчелге әзерләгән хисап өлгесенә караганда, Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики җитәкчелендәге хөкүмәт ришвәтчелеккә чумган һәм сәяси көндәшләр башлаган тикшерүләрне бастырып килә. АКШның Дәүләт Җәмәгать Радиосында бу хисаптан китерелгән өзекләргә караганда, Мәлики хөкүмәте рәсмиләрнең акча белән хәрәмләшүен туктата алмый һәм кайбер министрлар яхшы сәяси элемтәләре булу сәбәпле кагылгысыз дип санала. Радио хәбәр итүенчә, бу хисап җәмәгатчелек өчен ачык түгел, шул ук вакытта яшерен дә саналмый. Илчелек бу документ әле өлге хәлендә генә, кайбер чыганакларның ышанычлы булуына шикләр бар дип белдерде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG