Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:27

Тагын бер британ генералы АКШның Гыйрак сәясәтен тәнкыйтли


АКШның Гыйрактагы сәясәтен тагын бер британ генералының тәнкыйтләве турында хәбәр ителә. Сандэй Миррор газетында Гыйракта сугыштан соңгы планлаштыру эшләрендә катнашкан югары британ офицеры, генерал-майор Тим Кроссның Вашингтонның Гыйрактагы сәясәтен бик зур хата дип бәяләгән сүзләре китерелә.. Аның әйтүенчә, ул элекке АКШ саклану министры Дональд Рамсфельдка Гыйракта хаос башлану мөмкинлеге турында әйткән булган, әмма Рамсфельд аның кисәтүләренә колак салмаган. Шимбә көнне Британия генералы Майк Джэксон АКШның Гыйракка бәреп керүдән соңгы сәясәтен акыл банкротлыгы дип атаган иде.

XS
SM
MD
LG