Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат Иранда 3000 центрифугада уран баетылуын белдерә


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Иранда уран баету эшендә инде 3 меңнән артык центрифуга катнаша һәм атна саен яңалары сафка баса тора диде. Иран дәүләт тапшыруларында Әхмәдиниҗатның моны исламчы шәкертләр алдында чыгыш ясаганда әйтүе турында хәбәр ителә. Халыкара Атом Энергия Идарәсеның узган атнадагы хисабына караганда исә, узган ай уртасында Иранның Натанс корылмасында бары 2 меңнән азрак центрифуга гына эшләгән.
XS
SM
MD
LG