Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белем бәйрәме Сембердәге татар мәктәбенең ышанычлы киләчәген күрсәтте


Дөрес, бәйрәм башка мәктәпләрдән аермалы буларак, 9 сәгатьтә түгел – 11дә башланды. Чөнки башта бинаның төп хуҗасы 64-мәктәп шундый чараны уздырды. Шулай да тантана яхшы тәэсир калдырды. Анда өлкә, шәһәр һәм район мәгариф идарәләре вәкилләре дә катнаштылар. Бәлки шуның аркасындадыр, мәктәп директоры Әлфия Абутдинова урысча чыгыш ясады. "Яшь булсак та, ышанычлы адымнар белән 2-нче уку елын башлыйбыз. Әлбәттә, уңышлар белән мактанырга иртә әле, әмма алар бар. Беренче уңыш – балаларыбыз саны 40ка артты, хәзер 185 укучыбыз бар" – диде. Ә Автономия рәисе Рамис Сафинның чыгышы яртылаш кына урысча яңгырады. Ул 1-нче сыйныф балаларына Габдулла Тукайның “Шүрәле” һәм “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрләренең зиннәтле басмаларын өләште. “Туган тел” оешмасы вәкиле исә үз чыгышын күбрәк ана телендә аралашу кирәклегенә багышлады. Чөнки, диде ул, телне кабинетларда түгел – бары тик даими кулланышта гына чын мәгънәсендә үзләштереп була. Ана теле укытучысы Зөһрә Хәбибуллинаның чыгышы да шундыйрак эчтәлекле булды. "Сез бәхетле балалар. Ана телендә белем алу, гореф-гадәтләребез, тарихыбызны, милли сәнгатебезне өйрәнү мөмкинлегенә ия сез. Хәерле юл сезгә. Сезне алда олуг юл, олуг тормыш көтә. Атан-аналар! Сезне дә яңа уку елы белән тәбриклим. Мәктәпнең язмышы сезнең кулда. Бергә булыйк, бердәм булыйк" – диде ул. Әлеге мәктәптә татар мөхитенең тамыр җәя баруына ишарәдәй бер мизгел – киң таралган “учат в школе, учат в школе” җырының 2-сыйныф укучысы Рәзинә Хәйруллина башкаруында татарча яңгыравы. Тагын бер гыйбрәтле мизгелгә тукталып үтү мәслихәт. Өлкә үзәгенең Югары Терраса дигән өлешендә урнашкан ”Биләр” мәчете карамагында эшләп килүче мәдрәсәдә 20 чамасы татар баласы динебезне үзләштерә. Чаллы егете, мәдрәсәнең мөгаллиме Алмаз хәзрәт Салахов анда укучы 6 баланы биредә дә укырга урнаштырган. Бу – ике яклап файдалы булыр: динебезгә дә, телебезгә дә, ди яшь имам. Бәйрәмнән соң, укытучылар һәм укучылар үз кабинетларында уку елы барышында алда торган бурычлар турында әңгәмәләр кордылар, яңа укучылар белән таныштырдылар. Чөнки алар арасында, 1-сыйныфка килүчеләрдән тыш, башка сыйныфларны тулындыручылар да байтак: 40 бала өстәлгән бит яңа уку елында. Бәйрәмнән соң мәктәп директоры Әлфия ханым Абутдинова мәктәпнең киләчәге турындагы сорауга: "- Мәктәннең киләчәгенә ышанам. Бер ел эчендә шактый уңышларга ирештек. Башлыкларның мөнәсәбәте күпкә яхшырды, былтыр бик сагаеп карыйлар иде. 2 – 3 елдан гимназия статусына ия булырбыз дип өметләнәм. - Бер бинада ике мәктәп… Ике тәкә башы ьбер казанга свыймый, дигән гыбарә бар бит… - Бик җиңел түгел, әмма уртак тел табарга тырышабыз Тамара Васильевна белән. Сыймый икән, бер генә баш калыр. Һәм ул баш – мин булырмын. Быел тәкъдим иткәннәр иде инде. Кыюлыгым җитмәде. Киләсе елда тагын бу турыда сүз чыкса, ризалашырга да мөмкин" дип җавап бирде. Айрат Ибраһим, Сембер.
XS
SM
MD
LG