Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслим районында “Парлы куаныч”


Игезәк бала дөньяга килү – табигать могҗизасы. Әти-әни өчен икеләтә зур бәхет. Әмма мондый бәхет әллә ничә йөз кешегә бер генә бирелә. Шулай да Татарстанда игезәкләргә уң булган авыл бар. Авылның исеме – Иске Карамалы, ул Мөслим районында урнашкан.

30 август көнне биредә “Парлы куаныч” дип исемләнгән игезәкләр бәйрәме үткәрелде. Мондый чара Татарстан Республикасында беренче тапкыр үткәрелә.

Ни гаҗәп, халык саны бары тик 800 гә якын кеше булган Иске Карамалы авылы белән бәйле 32 пар игезәк бар. Иске Карамалыдан 3 һәм биш чакрым ераклыкта гына урнашкан авылларда бары тик берәр игезәк пар гына туган. Ә Иске Карамалыда 10 пар игезәк туган. Болардан тыш 10 игезәк сыңары шушы авылга килен булып төшкәннәр. Шушы авылның 6 кызы чит төбәкләргә дөньяга тормышка китеп, игезәк ул-кызлар тудырганнар. Авылдагы игезәкләрнең иң өлкәненә бүген 82 яшь, ә иң бәләкәйләренә нибары 9 ай. Барысы бер сәхнәгә җыелгач, алардан күзләр камыша. 17 пар игезәк - Шабаевлар нәселеннән . Бернинди логик фикерләүләр белән дә авылда шушы хәтле күп игезәкләр тууының сәбәбен аңлатып булмый. Район җитәкчеләре шаяртып, авылда игезәкләрнең күпләп туу сәбәбе - авылның суы сихерле, могҗизалы булуда, - ди. Әмма бу җирлектәге игезәкләр үзенчәлекле парлар – алар бер-берсенә ике тамчы су кебек ошамаган, аерылалар.

Бәйрәмне оештыру идеясе журналист Голназ Шәмсигә 2 ел элек башына килә. Быел район башлыгы Ришат Рәшит улы Хәбипов белән берлектә аның хыялы тормышка ашкан.

Охшашлыклары нәтиҗәсендә игезәкләрә нинди генә маҗараларга юлыгырга туры килмәгән.

игезәгемә авыррак булса, нигәдер эчем поша, аңа начар булуын сизәм. Шылтыратып сорасаң, чыннан да үзен начаррак хис иткән булып чыга.

Авырсаң, игезәгем чирләгән дип уйлыйсың инде.

Беребез чирләсәк, һичшиксез икенчебез дә чирли. Барыбер хисләр бер төрле.

Беребез чирләп терелә, аннан икенчебез чирли башлый.

Игезәкләрнең тормыш юлы нинди генә кызык борылышлар алмаган. Игезәк пары булган Зөлфира Иске Карамалы авылы егете Илдар Ахметгарипов белән гаилә кора һәм бу авылга килен булып төшә. Илдарның энесе Илсур Ахметгарипов та Зөлфирәнең игезәк сыңары Рәшидәгә өйләнә. Шулай итеп, бу гаиләдә ике игезәк егет ике игезәк пар кызга өйләнә.

Сап – сары Маратның игез сыңары Азатның йөз-кыяфәте кап-кара. Дөньяда андый игезәкләр дә була икән.

Тормышта игезәк бианайның игезәк килене булган очраклар да була. Әлфия белән Гөлфия – игезәк. Килен бианай туфрагыннан дигәндәй, Әлфиянең килене Рәсимә апаның да игезәк пары бар.

Моннан тыш бәйрәмдә төрле татар милли уеннары үтте, авыл кешеләрен казанда пешкән пылау белән сыйладылар. Альмира һәм Альвира Фәтхиевалар 3 сәгатьлек бию марафонында беренче урынны яулап, суыткыч белән бүләкләнделәр. Әти-әниләреннән читтә, Чаллы шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек игезәк кызлар куанычлары белән уртаклаштылар:

- Килгәндә үк бүләкне алабыз дигән теләк белән килдек. Һәм үз максатыбызга ирештек. Безгә бу бәйрәм бик ошады. Оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Без бергә торабыз, кайбер вакытта тарткалашып та алабыз инде. Әмма барыбер бер-беребезне яратабыз. Безгә бергә рәхәт.

Тамаша нинда генә кызыклы булмасын, аның чын мәгънәсе уен-көлкегә генә кайтып калмады. Чараны оештыручылар игезәкләр тормышындагы социаль мәсәләләргә дә игътибар бирелүен тели. Бәйрәне Гөлназ Шәмси шул идеяне алга чыгару теләге белән оештырган:

- Дәүләт игезәкләрнең беренчесенә акча бирә, 3 минуттан соң туганына бирми. Уйлап карасак, игезәкләрне тудырган гаилә армия сафларына ике егет җибәрә, яки дәүләткә беръюлы ике табибә, ике укытучы бирә. Болар бит барысы да исәпкә алынырга, һәм матди ярдәм ягыннан да, льготалар ягыннан да бу гаиләләр аерым каралырга тиеш. Ике бала – ул бит юктан икене ясау дигән сүз. Болар Рәсәй күләмендә ишетелмәсә дә, бәлки үз президентыбыз ишетер, бәлки Татарстанда туган игезәкләргә берәр ярдәм булыр.

Мөслим районы башлыгы урынбасары Лилия Садриева бәйрәмне киләсе елларда да оештырырга дигән фикер йөртә.

Мондый бәйрәм безнең традициягә керер дип, киләчәктә Сабантуй төсмерен алыр дип ышанабыз. Районыбызда киләчәктә балалар күп тусын иде, игезәк парлар тагын да күбрәк булсын иде.

Республика бәйрәме көнендә Мөслим районында республикада беренче тапкыр шушындый “Парлы куаныч” дип аталган игезәкләр бәйрәме үткәрү зур әһәмияткә ия. Әйтергә кирәк, бәйрәм татар милли гөреф-гадәтләре сакланып калган Сабантуй төсмерен алган иде. Барысы да татарча, милли рухта.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG