Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Минималь эш хакының күпмегә артуын беләсезме?


Юк,белмим. Шул хастаханәләрдә күтәргәннәрдер инде, ансын мин белмим, әйтә алмыйм.

Күпме булганын белмим. Күтәрсәләр дә бик азга гына күтәрәләр, ярдәме булмас, дип уйлыйм.

Белмим, без бердә сизмибез, мин шәхси оешмада эшлим. 5 меңгә җитми. Нигә шәхси оешмаларда артмый икән. Бар нәрсә артада, арта.

2.300 сум хәзер, элек-1600- ме, 1900-ме. Миңа калса, минималь эш хакы арту белән дә да бернинди үзгәреш тә юк. Ипи хакын артттырдылар бит инде. Чөнки менә без, студентларга 300 сумга стипендияне арттырдылар , хәзер 900сум була, әмма тулай торакта яшәгән өчен без элек 30 сум түли идек, хәзер 45 сум түлибез. Барыбер шул ук темпта яшибез.

Үзгәрү күп булды. Әйбәт булды, акчаларым яхшы булды. Азык-түлек бәясе очсызрак булса, яхшырак булыр иде. Фирмада эшлибез, монолит куябыз. Төзелештә эшлибез.

Минималь эш хакын күтәрү элек тә була торган иде, ләкин бәяләр дә күтәрелә. Шуның өчен икесе дә тигезләнә дә куя. Алгарыш дип әйтеп булмый моны. Кешенең күңелен күрү генә бу. Без өлкән фәнни хезмәткәрләргә апрель аенда күтәргәннәр иде. Х хәзер 8 мең сумлап алабыз. Ярый инде, тамак туйдырырлык кына. Ә техник хезмәткәрләр һәм хәтта урам себерүчеләр дә безнең тирәдә яки бездән күберәк алалар, шунсы да бар аның . Шуның өчен күпме еллар укып та, аспирантураларга кереп, кандидатскийлар яклап йөргән булдык, Ләкин белемсез кешеләр дә шул дәрәҗәдә алгач, әйбәт түгел инде.

Эш хакы да арта, продуктыларга бәяләр дә арта. Тормыш иптәшем доктор, хезмәт хакы- 3.500сум.

Мин инвалидлыкта, әйтә алмыйм. Мин эшләмим. Пенсия 3.400сум, группа белән 4,200 сум. Аның белән нишлисең инде, бернәрсә эшләп булмый. Мунчага барырга да санап торасың инде акчаңны. Башкасын әйтәсе юк. Кибеткә керәсең дә, карап чыгып китәсең, монсын алсаң җитәр микән , тегесен алсаң җитәр микән, дип.

Минемчә, 3000 сум була. Аннан гына хезмәт хакы җитмәячәк.

Аннан квартплата күтәреләчәк, транспортка артачак.

Бәяләр алдарак арта. Менә җәй көне әле шикәр комына сөтләргә, ипиләргә , төрле ашамлыкларга артты. Халык аны сизми дә калды.

Бу халыкны ышандыру гынамы, белмим ?

- Минималь эш хакы- 2,300 сум була 1 сентябрьдән, беләм. Элек 1.100сум иде. Димәк -1200 гә артты. Минем уйлавымча, врачларның укытучыларның хезмәт хаклары үсер, яшәү рәвеше яхшырыр, дип уйлыйм.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG