Accessibility links

Кайнар хәбәр

Музейлар үз үзләрен туйдырырга тиеш


Ни өчен халфык бүген музейларга йөрми, тиешле дәрәҗәдә халык күңелен җәлеп итә алмыйлармы, әллә сәбәп башкадамы? Бу һәм башка сорауларга дүшәмбе Татарстан хокүмәтенең президиум утырышында каралды. Җыелыш күбесенчә, репсубликаның мәдәният министрлыгына караган экспертлар коммиссиясенең тикшерүләренә нигезләнеп алып барылды. Минимтсрлыкның музейлар белән эшләүче бүлек модире Лилия Саттарова әйтүенчә ярты ел эчендә әлеге комиссия Татарстанның 94 музееннан 26 сын тикшергән. Бу эшнең нәтиҗәләре белән утырышта, министр Зилә Вәлеева таныштырды. Аның фикеренчә бүген музейлар өлкәсендә чишелмәгән мәсьәләләр шактый. Бу иң элек яңа электрон базалар булмау, биналарның начар хәле, кадрлар мәсьәләсе. Татарстан премьер-минитсры Рөстәм Миңнеханов музейлар үзләре үзләрен туйдырырга тиеш, үзләре акча китерергә тиеш, аң халык йөрергә тиеш дип белдерде. Шунлыктан ул музейларны дәрәҗәсен үзгәртеп, аларны коммерцияле булмаган автоном оешмаларга әйләндерергә кирәклеге турында әйтте. Бу өлкәдә хезмәт итүче белгечләр исә моңа шик белән карый. Бу турыда мәдәният минитрлыгында музейлар белән эшләүче бүлек модире Лилия Саттарова сөйли.

Премьер-министр монда үз уңайлыкларын күрә. Аның фикеренчә, автоном оешмаларга тапшырылсалар, музейларның алга таба үсеше мөмкин. Бу музейларның җитәкчелегенә дә, андагы хезмәткәрләргә дә, хезмәт хакына да, эшләү рәвешенә дә уңай тәэсир итәчәк. Без исә бүгенгә кадәр бу юнәлешне өйрәндек. Безнең аңлавыбызча, автоном оешмлар төзелсә дә музей фондының милеге барыбер аларга күчерелми, алар бары тик дәүләт заказын үтәп музейдагы ядкәрләрнең иминлеген тәшкил итәргә һәм аның дәрәҗәсен күтәрергә бурычлы

Рөстәм миңнеханов фикеренчә, бүген сәүдә өлкәсе гнык рекламланса да, музей һәм андагы борыңгы ядкәрләрне халыкка таныту, кешеләрне алар белән кызыксындыру эше начар алып барыла. Лилия Саттарова моңа бик кыска итеп җавап бирде.

Дәүләт оешмаларында смета дигән әйбер. Һәм анда реклам кебек чараларга акча каралмаган. Шуңа да минемчә, премьер-министр музейлардан автоном оешмалар төзәргә тели.

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов үрнәк буларак Алабуга музейларын искә алды. “Аларда сату – алу эшләренә караган ниндидер бер очкын бар, шуның белән алар миңа ошады” ди ул.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG