Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:48

Буш көтмәгәндә Гыйракка килде


Багдад -- Кушма Штатлар президенты Джордж Буш бүген көтмәгәндә Гыйракка килде. Ак Йорт хәбәр итүенчә, аның очкычы Багдадтан көнбатышка таба урнашкан Әл-Ассад ныгытмасына төшеп утырган. Президент белән бергә дәүләт секретаре Кондолиза Райс, иминлек киңәшчесе Стивен Һәдли да килгән. Саклану министры Роберт Гейтс Гыйракка аерым киләчәк.

Берничә көннән Кушма Штатларның Гыйрактагы илчесе Райан Крокер һәм Гыйрактагы гаскәр башлыгы Дэвид Петраус Конгресска Гыйрактагы вазгыять турында хисап тапшырырга җыена.

XS
SM
MD
LG