Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ хәрбиләре Басрадан китте


Басра – Британ хәрбиләре бүген Гыйракның көньягындагы Басра каласындагы ныгытмадан гаскәр чыгаруын тәмамлаган. Гыйрак җитәкчелеге әйтүенчә, Басра Палас исемле ныгытма хәзер Гыйрак хәрбиләре карамагына тапшырылган.

Андагы 550 британ хәрбие Басра һава аланы янындагы ныгытмага күчерелгән. Бу ныгытмада Британиянең Гыйракта калган 5 меңләп хәрбие урнашкан.

Британ премьер-министры Гордон Браун сүзләренчә, гаскәр чыгару – җиңелүне аңлатмый, фәкәт Британ хәрбиләре хәзер, күбрәк, күзәтү, күнегүләр үткәрү белән шөгелләнәчәк.
XS
SM
MD
LG