Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беслан корбаннары искә алынды


Мәскәү – Русиянең төрле шәһәрләрендә бүген Беслан фаҗигәсе корбаннары искә алынды. Бесланның үзендә, 3 ел элек мәктәптә һәләк булган 334 кешенең истәлегенә һавага ак шарлар очырылган.

Беслан аналары Русия президенты Владимир Путинга видео-мөрәҗәгәт җибәрергә җыена. Анда террорчы Нурпаши Кулаев мәхкәмәсендә төшерелгән өлешләр да бар. Аналар фикеренчә, бу Беслан фаҗигәсе сәбәпләрен ачыклауда ярдәм итә ала.
XS
SM
MD
LG