Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:54

Кондопогада яңа мәхкәмә


Кондопога – Карелиянең бу шәһәрендә бер ел элек булган чуалышлар тирәсендә яңа мәхкәмә эше тикшерелә башлады. Гаепләнүчеләр арасында милиция майоры Алексей Костин. Тикшерү мәгълүмәтенә караганда, ул ресторан янында кизүдә торган милиция төркеменә аннан китергә рөхсәт биргән. Шул ресторан янында җирле халык һәм чыгышы белән Кавказдан булган кешеләр арасындагы сугышу нәтиҗәсендә 2 кеше хәләк булган иде. Бу хәлдән соң шәһәрдә тәртипсезлекләр башланды.

XS
SM
MD
LG