Accessibility links

Сембердә Беслан фаҗигасен быел да искә алдылар


Таныш-белешләр хәбәр итүенчә, Белем бәйрәме көнендә байтак мәктәпләрдә 1 минутлык тынлык игълан иткәннәр. Укучыларының яртысыннан күбен татар балалары тәшкил иткән 55-мәктәптә менә ничек искә алдылар фаҗига корбаннарын

Мәктәп балалары бу фаҗиганең сәбәбен чечен террористларында күрсә, “ризасызлар”, ягъни “Башка Россия” хәрәкәте әгъзалары ил җитәкчелеге гаепле дип саный. Әзерләнгән шигарьләрдән кайберләренең эчтәлеге белән хокук саклаучылар оешмасы вәкиле мөнир Насыйров таныштырды. Менә кайберләре.

Президент! Төрмәдә утыручы ристаннар ничек Беслан мәктәбенә килеп чыкканнар?

Ю. Савельев һәм Ю. Ивановларның кыюлыгына сокланабыз!

Танклардан балаларны юк итү – бу безнеңчә…

СССРга ни булды? Ул “правда”га батты. Ә Рәсәйгә ни булыр? Әлегә ул ялганга бата бара.

1937-елдагы “башкача сөйләүчеләр – шпион, халык дошманнары. 2007-елда башкача гамәл кылучылар – террорист-экстермистлар.

Ләкин пикет булмады. Моның сәбәбен Мөнир менә ничек аңлатты

Шулай итеп, Беслан фаҗигасендә хакимият гамәлләрен кабул итә алмаганнарның пикеты булмады. Ишетүебезчә, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә митинглар 1-сентябрьдә узганнар. Ә Сембер активистлары, бу көнне шул ук Беслан мәктәбе укучыларын коткарганда һәлак булган Дмитрий Разумовский һәйкәлен ачу сәбәпле, пикетны 3-сентябрьгә – трагедия көненә билгеләгән булганнар.

Ә Разумовский һәйкәле тирәсе 3-сентябрьдә дә буш түгел иде. Анда “Наши” – “Безнекеләр” дигән яшьләр оешмасы үз чарасын оештырган. Бу - элекке камсамул оешмаларын хәтерләткән төркемнәрнең берсе. Алар һәйкәл янына килүчеләр хисабына оешма әгъзаларын ишәйтү белән шөгыльләнә иделәр.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG