Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

Омски ягында татар авыллары юкка чыкмасмы ?


Себер ягындагы авылларның “картая” баруы, нәтижәдә күбесенең бетеп, бөтенләй юкка чыгуы, инде гәдәти күренешкә әйләнеп бара дисәк, ялгыш булмас. Мондый аяныч хәл Омски өлкәсен дә читләтеп үтми. 20-30 еллар элек гөрләп торган авылларның кайберләре урынында хәзер чүп үләннәр үсеп утыра. Таркалган авыллар арасында татар авыллары да юк түгел. Өлкәнең Большеречье районында, мәсәлән, Утлыкүл, Казанавыл, Кумыслы, Яңавыл, Вознесенка, Петровка, Покровка авыллары узган гасыр ахырында тулысынча таркалып, юкка чыктылар. Хәзерге вакытта да таркалу куркынычы янаган авыллар бар. Яшәгән халкының яртысын татарлар тәшкил иткән Криводаново авылы нәкъ шундыйлардан. Элеке елларда 200-гә якын хужалыгы булган авылда хәзер 40-ка якын гына гаилә яши. Аларның 60 проценттан артыгы пенсия яшендә, димәк авыл “картая”. Күп гаиләлер район үзәгенә, яки Омскига күчеп киткәннәр. Күчеп китү процессы бүгенге көндә дә дәвам итә. Шулай, уку елы башланыр алдыннан гына Азат Фәхретдинов һәм Рәис Сәйфуллин гаиләләре авылдан киттеләр. Әйтергә кирәк, бу гаиләләр ялкаудан түгелләр. Ике гаиләнең дә йорт-җире, мал-туары, яшелчә һәм бәрәнге бакчасы бар. Тракторлары да бар иде. Күпчелекнең эше булмаганда да, ике хуҗабикә дә дәүләт структурасында эшли иделәр. Шулай да, бу гаиләләр авылдан китүне кулай күргәннәр. Күчеп китүләренең төп сәбәбен алар балаларына төпле белем бирергә киреклеге белән аңлаталар. “Балалар нәни чакта шәһәр җиренә тизрәк ияләнерләр дидек, алар өйдә, үз яныбызда булырлар, шәһәрдә төрле түгәрәкләргә йөрү мөмкинлекләре бар. Балалар яхшы һөнәр алырлар дип өметләнергә дә була. Авылда алрны нәрсә көтә? Барсын да уйладык да, күчеп китәргә булдык”, - ди Диляра ханым Сәйфуллина.

Әлеге авылдагы тагы бер гаилә - Фагил Искәндәров гаиләсе дә чемодан өстенә утырып куйган. Дөрес, алар тиз арада гына күчеп китәргә ниятләмиләр. “ Мин башта шәһәрдә өй салырга уйлыйм. Биредә эш булса, бер кая да китмәс идем. Мин авыл малае. Авылны яратам. Әмма китәргә туры килә. Балаларны да үстерергә, белем бирергә кирәк, үзебезгә дә пенсия эшләргә кирәк. Авылда боларның берсен дә тормышка ашырып булмый”,- ди Фагил Искәндәров. Тиз көннәрдә тагын бер яшь гаилә - Әльфия һәм Ильдар Апчалимовлар да авылдан китәргә җыеналар. Аларның китүенең дә төп сәбәбе, башкаларныкы кебек, балаларга белем бирү.

Аңлашыла ки, авылларда яшь гаиләләр кимү сәбәпле, мәктәпләрдә балалар саны кими. Большеречье районың кайбер татар авыллары мәктәпләренә хәтта ябылу куркынычы да яный. Еланлы авылы мәктәбе нәкъ шундый хәлдә. “Авылыбыз таркалып бара. Мәктәптә элек 300-гә кадәр бала була иде. 9 класста быел барлыгы 23 бала укый. Балалар аз булганда, мәктәпне башлангыч итеп калдырулары ихтимал. Бу инде – бөтенләй башка статус. Ә укытучыларның хезмәт хакын балалар санына карап түләү гамәлгә керсә, бу тагын безнең авыр хәл. Укучылар саны аз, димәк хезмәт хакы да кечкенә булачак. Бу да безне бик борчый, эшли алмаслык хәлгә килүебез ихтимал”, - ди мәктәп директоры Рәүф Зәйнетдинов.

Әлеге районның башка татар авылларында да күренеш мактанырлык түгел. Тосказан авылында быел 4, Каракүлдә 5, Черналыда 6 бала мәктәпкә йөри. Дөрес, Үләнкүлдә хәлләр берникадәр ышанычлырак. Урта мәктәптә анда 98 бала укый. Бу мәктәпләр киләчәктә сакланып калырлармы? Алдагы уку елында укытучыларга бала исәбеннән хезмәт хакы түләү реформасы гәмалгә кертелсә, мәктәпләрне ни көтә? Ансын әлегә әйтүе кыен.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG