Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендә яңа археологик табышлар


“Самарские известия” гәҗитәсе үзененең чираттагы санында сенсация рубрикасы астында археологларның ачышын бирде. Атаклы “Самар җәя”сендә унөченче гасырга караган күпләп җирләгән мәетләр каберлеге табылган. Өлкәнең Алабин исемендәге крайны өйрәнү музеендагы археология бүлеге җитәкчесе Анна Кочкина белдерүенчә: “Кече Рязань аулы янындагы каберлектә олылар да, балалар да күпләп күмелгән. Унөченче гасырның икенче яртысында бу җирләргә борынгы рус төбәкләреннән күпләп күчеп килгәннәр. Галимә бу корбаннарны монгол түрәләренең бәрелешү нәтиҗәсе булуы мөмкин,”- дигән фикер белдерә. Кече Рязань аулы янында моннан тыш башка табышлар да булган. Безнең эрага кадәр 4000 ел элек ясалган керамика калдыклары, Алтын Урда чорына караган рус мохитенең әйберләре. Бу төбәктә ул чорда русларның да яшәве мөмкин дигән фикер белдерә, 13-нче, 14-нче гасыр тәңкәләре табылган.

Быелгы җәйне өлкәнең тагын ике төбәгендә археологик казынулар барган. Алар – Муром шәһәрчеге һәм Чаллы Баш районына кергән Сиделькино аулы янындагы Маяк исемле тау тикшерелгән. Муром шәһәрчегендә диаметры 8 см булган шар табылган. Муром шәһәрчеге 150 гектар җирне биләгән һәм 10-нчы- 11-нче гасырларда Идел Болгарстанында иң зур шәһәрләрдән саналган. Галимнәр әйтүенчә, Муром шәһәрчеге Батый тарафыннан 1236 елны җимерелгән. Муром шәһәрчегендә бик күп балалар уенчыклары табылган, гадәттәгечә казылмаларда балалар уенчыклары сирәк табыла икән. Экспедиция җитәкчесе Дмитрий Сташенков әйтүенчә, күкрәк балаларын ташка бәреп үтергәннәр.

Самар өлкәсендә өч археологик экспедиция эшләгән, бик күп әйберләр табылган. Тиздән Россия –Канада проекты нигезендә “Дала хуҗалары” исемле күргәзмә дә булачак.

Экспедиция нәтиҗәләре шундый фикергә китерәләр. Бүгенге Самар өлкәсендә борынгы заманнарда славяннарның нәсел башлары, күчмә сарматлар бергә сыенышып яшәгәннәр. Бүгенге толерантностьнең нигезе борынгы Болгар җирләрендә үсенте алган, диләр Самар археологлары.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG