Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Гали һәйкәле милли, әдәби мирасны яшь буынга җиткерергә ярдәм итә.


“Азатлык” радиосы хәбәрчеләре һәр атна дүшәмбе көнне Казанның 1000 еллыгы паркында Кол Гали һәйкәле янында әдәбият, шигърият сөючеләрне җыйды. Әлеге чара 2 айга якын бара инде. Бирегә төрле диндәге, төрле яшьтәге кешеләр җыела. Әмма шулай да без мәшһүр язычы Кол Галинең үзе, аның иҗатын яхшы белгәннәрне моңарчы еш очратмый идек. 3 сентябрь дүшәмбе кичендә дә биредә әдәбият турында сөйләшү дәвам итте.

Ни гаҗәп, 3 сентябрь кичендә Казанның 1000 еллыгы бакчасында әдәбият белән таныш, аның белән кызыксынучы, шулай ук татар милли җырларын, шигырьләрен белүче кешеләр күп очрады. Әллә Казанга җәйге яллардан соң студентлар, яшьләр кайтканлыктанмы, әдәбият кичәсе бу көн күнелле һәм мәгънәле үтте.

Педагогик университетның биологик факультеты студенты Булат Мөхәммәтҗанов үзе әйтүе буенча, әдәбият белән таныш. Аның яратып укыган әсәре – “Ител суы ака торур”. Әмма әлеге әсәрне ул үзенең яраткан язучысы Галимҗан Ибраһимов язган дип уйлаган.

Казан Дәүләт Университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында белем алучы Айрат Исмагыйлов инглиз телен тирәнтен өйрәнгән урыс мәктәбендә белем алуына карамастан, татар әдәбиятында Кол Галинең нинди урын алып торуын яхшы белә. Айрат татар язучыларыннан күбрәк Габдулла Тукай иҗатын ярата. Аеруча “Туган тел” шигыре аның күңелендә тирән уелып калган.

- И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

3 ел элек урыс мәктәбен тәмамлаган егетнең ана телендә яттан шигырь юллары хәтерләве – бик мактаулы. Исегездәдер, алдагы тапшырулапрда татар гимназияләре укучылары да арасында да яттан татар шигыре сөйли алучы табылмаган иде.

Үткән елны татар гимназиясен тәмамлаган Эльвира Әхтәмова шигрият бәйрәменә махсус килгән иде. Ул, гомумән, татар тормышы белән кызыксынып яшәүче кыз. Аның белән әңгәмәне традицион сораудан – Кол Галинең кем булуын беләсеңме дигән сораудан башладым.

- Кол Гали – ул “Кыйссаи Йосыф”ны язган кеше. “Кыйссаи Йосыф”ның эчтәлеген хәтерлим. 9 сыйныфта үткән идек, 3 ел үтсә дә, хәтерлим. Йосыфның гаиләдә 11 бала икәнен хәтерлим. Туганнары аны әтиләреннән качып, коега тотып аталар. Коеда вакытта аңа Ходай ярдәм итә. Ул дөньядагы иң матур кеше булганын да хәтерлим. Ул барлык кешеләргә дә ярдәм итә. Йосыфның матурлыгына сокланып, халык 7 еллык ачлыкны да түзә.

Әдәбиятне бик яратам, бигрәк тә заманча татар пьесаларын укырга яратам. Камал театрына йөрим. Мин сезгә М. Фәйзинең “Галиябану” пьесасындагы җырның өзеген җырлап китәм.

Таң әтәчләре кычкыра

Әллә таң ата микән.

Тәрәзәдән карап калдым,

Хәлил бәгърем, җан кисәгем,

Куркам кеше сизәр дип.

Әдәбият бәйрәменә күп еллар чит җирләрдә яшәп, татар илен, үз милләтен сагынып кире туган ягына кайткан Мәсъгуд абый Садыйков та бар иде. Ул да татар теленең, милләтенең киләчәге белән борчыла.

- Телебезне саклау, бабаларыбызның бөтен гадәтләрен тоту – ул бик зур фәлсәфи мәсәлә. Гади кеше андый мәсәләләрне уйлап бетерми. Ул менә ничек агач та тамырларга ябышкан. Әгәр дә агачны тамырыннан өзсәң, ул яшәми. Әгәр дә без бабаларыбыздан, үзебезнең ата-аналарыбыздан, динебездән, мәдәниятыбыздан аерылсак, без шушы агач кебек булабыз. Харап булуыбыз бар.

Мәгъсуд абый педагогик университетка татар ветераннары хорына йөри. “Азатлык” радиосы тыңлаучылары өчен ул татар халык җырын көйләде.

- И манара, ач пәрдәңне,

Кара монда бер балкып,

Явызларның кулларыннан

Алдык сине без тартып.

Мәгъсуд абыйның милләт өчен әһәмиятле бәет көйләве очраклы түгел. 8 гасыр элек иҗат ителгән “Йосыф-Зөләйха” кыйссасы да төрки халыклар арасында нәкъ менә шулай – кешедән-кешегә сөйләнеп, җырлар аша көйләнеп, кулдан-кулга язылып таратылган. Милли рухлы кешеләр киләчәк буынга җырларны җиткерү теләге белән бүген дә әле халык җырларын көйлиләр.

Хөрмәтле татар әдәбияты, милләте белән кызыксынучылар, алга таба да атна саен дүшәмбе көн кичке сәгать 6 да сезне Казанның 1000 еллыгы бакчасында көтеп калабыз.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG