Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ягулык тармагын яклаячак митинг булмады


Уфада сишәмбе көнне, башкала хакимияте бинасы каршындагы Ленин мәйданында күп кеше катнашлыгында урам җыены үтәргә тиеш иде. Әмма, ниндидер сәбәпләр аркасында, булмый калды ул. Алдан хәбәр ителүенчә, митингта катнашучылар Мәскәү Арбитраж мәхкәмәсенең Башкортстан ягулык-энергетика тармагы акцияләрен дәүләт карамагына күчерү турындагы карарларына каршылык белдерергә тиеш булган.

Урам җыенын үткәрүгә республика рәсми хакимиятләре тарафыннан фатыйха бирелүе дә мәгълүм иде. Ни дисәң дә, Башкортстанның ягулык һәм энергетика тармагы республика югары даирәләре өчен бюджет тулыландыру өлкәсе генә түгел, ә шәхси мәнфәгатьләр мәйданы да. Ягулык-энергетика тармагы ширкәтләренең Башкортстан Президенты улы Урал Рәхимов карамагында булуы турында күптән сөйләнелә.

Шулай итеп сишәмбе көннең иртәнге ягына тәгаенләнгән урам җыены булмый калды. Моны Башкортстанның Берләшкән оппозициясе координация шурасы әгъзалары хәтта үзләренең зур җиңүе дип тә атый. Нәкъ менә оппозиция вәкилләре дүшәмбе көнне үк бу митингка каршы мөнәсәбәтен җиткереп бер белдерү дә әзерләгән. Ул белдерүдә Башкортстан ягулык тармагы ширкәтләре акцияләрен дәүләткә кайтаруның дөрес гамәл булуы әйтелә. Бу белдерүне Берләшкән оппозиция вәкилләре ил Президенты В. Путин исеменә дә, башка югары җитәкчеләргә дә җибәргән. Алай гына да түгел, бу белдерүләр нефть эшкәртү тармагына караган ширкәтләр эшчеләренә дә таратылган. Нәкъ менә аларны да урам җыенына чыгарырга тиеш булганнар. “Күрәсең, безнең белдерүләргә ашыгыч реакция булып, өстән Уфадагы урам җыенын үткәрмәскә күрсәтмә булгандыр”, - дип фаразлый оппозиция җитәкчеләренең берсе Рамил Бигнов.

Уфадагы урам җыенының ни өчен булмый калуын белешү өчен, республика Президентының матбугат сүзчесе Ростислав Морзагуловка да шалтыратып карадык. Әмма, сәркәтип ханым тоташтырырга тырышса да, ул җавап бирмәде. Бәлки моның сәбәбе мәсьәләнең четерекле булуындадыр. Чөнки ярдәмче ханым “Азатлык” хәбәрчесенең нинди мәсьәләгә кагылышлы шалтыратуын алдан белешеп куйган иде.

Башкортстан хакимиятләре ризалыгы булган урам җыеннары Уфада һәрчак оешкан төстә үтә. Күптән түгел Уфа һава аланын Мәскәү карамагыннан Башкортстанга кайтару өчен дә күмәк чаралар оештырылган иде. Ул урам җыеннарын үткәрүгә дә, Уфа һава аланы хезмәткәрләренең матбугат очрашуын оештыруга да барлык мөмкинлекләр тудырылды.

XS
SM
MD
LG