Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 450 еллык юбилейга соңгы әзерлекләр


Башкортстанда 450 еллык юбилей тантаналарына соңгы әзерлекләр бара. Инде төп чараларга да бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып килә. Башкортларның Рус дәүләтенә кушылуының 450 еллыгына багышланган төп тантаналар октябрь башында Уфада үтәчәк. Шул юбилей көннәрендә Уфада Руссия Дәүләт Шурасының киңәйтелгән утырышы да каралган. Анда ил Президенты В. Путин һәм илнең 85 төбәге җитәкчеләре килер дип көтелә.

Әлеге көндә Уфаны төзекләндерү эшләре көнен дә, төнен дә дәвам итә. Күп эшләрне тәмамлый алмау куркынычы да тора. Шул ук вакытта бу атна башында Уфаны икенче төрле чистарту эшләре дә башланды. 1 сентябрьдән башкаланы барлык сукбайлардан да “чистарта” башладылар. Аларны автобусларга төяп Кырмыскалы һәм Иглин районнарында булдырылган махсус лагерьларга озаталар. Йорт-җире булмаган бәндәләр анда 15 октябрьгә кадәр торачак, дип белдерде республика эчке эшләр министры Рафаил Диваев.

Уфадагы бәйрәм чараларына килүче кунакларның иминлеген саклау өчен куәт министрлыклары да зур әзерлек эшләре алып бара. Уфада бүгеннән үк инде төрле районнардан китерелгән милиция хезмәткәрләре эшли. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да үз ягыннан бу бәйрәмнең иминлеген тәэмин итүгә әзерләнә. Әле Башкортстанда Гражданнар иминлеге айлыгы башланып китте. Ул 4 нче үктәбергә кадәр дәвам итәчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Дилбәр Ишемгулова әйтүенчә, бу айлык барышында мәктәпләрдә, төрле оешмаларда байтак чаралар оештырылачак. Ширкәтләрдә дә аңлатмалар таратылачак. Гадәттә тыш хәлләр оешмаларында ачык ишекләр көннәре уздырылачак.

Башкортстанның 450 еллык юбилеен билгеләгән төп чаралар көннәрендә гадәттән тыш хәлләр булмас, дигән өметтә тора республика хакимиятләре. Ләкин алар сакланганны Ходай саклар дигән фикердән чыгып эш йөртә.

XS
SM
MD
LG