Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа милиционеры үзен атып үтерде


450 еллык бәйрәмгә әзерлек һәм төп тантаналар барышында милиция хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнә. Алар халыкның һәм кунакларның иминлеген уяу сакларга тиеш. Ләкин кайчакта милиция хезмәткәрләре үзләре дә хәвеф чыганагы була. Моңа иң соңгы мисал шушы дүшәмбедә булды. Уфа Эчке эшләр бүлегенең конвой-озату хезмәтендә эшләүче өлкән сержант Шәмсүбаров үзен-үзе атып үтерде.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бу фаҗиганең тарихы болай була. Уфа үзәгендәге Әй урамында камуфляж форма киемдәге бер ир-ат, үтеп баручы машинаны туктатып, үзен Уфадан ерак булмаган районга илтергә куша. Ләкин барасы җиргә җиткәч, Кырмыскалы районы үзәге Кырмыскалы авылы янында бу ир кеше, машина йөртүчене пистолеттан ату белән куркытып, төшереп калдыра һәм үзе машинаны алып китә. Шуннан соң, машинасыннан колак каккан кеше әлеге хәл турында милициягә хәбәр итә. Машинаны алып китүчене тоткарлау өчен 200ләп милиция хезмәткәре җәлеп ителә. Качкынны Архангель районында куып тоталар һәм аның белән сөйләшүләр алып баралар. Ләкин аны берничә сәгать буе үгетләү бернинди дә нәтиҗә бирми. Бераздан качкын ир үзенең табель пистолетыннан муенына ата һәм шунда ук җан тәслим кыла.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре конвой хезмәте сержантының мондый адымга баруын аның гаиләсендәге киеренке хәлләр булуы белән бәйләп аңлата. Һәлак булучының хатыны һәм бер яшьлек баласы калган. Үзенә нибары 24 яшь кенә була.

Башкортстан милициясенә һәм башка куәт оешмаларына очраклы, ягъни психологик яктан тайпылышлы кешеләрнең эләгүе проблемасы турында электән үк сөйләп киләләр. Әмма елдан-ел хезмәткәрләре санын арттыра баручы куәт оешмаларына сайлап алу мөмкинлеге калмый. Гәүдәсе дәү булса, кешенең эчке халәтенә карап та тормыйлар, нәтиҗәдә шәхси коралга ия милиция хезмәткәрләре үзләре дә кайсыбердә хәвеф чыганагы була.

XS
SM
MD
LG