Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:42

Башкортстан филармониясе яңа иҗат мизгелен ача


Башкортстан филармониясе бу көннәрдә күңелле мәшәкатьләр белән яши. Биредә яңа иҗат мизгелен ачуга соңгы әзерлекләр бара. Быел Башкортстан филармониясе сәнгать осталары үзләренең 69 нчы тамашалар елын башлый. Җәйге яллар чорында да артистларның күбесе тик ятмады, билгеле. Төрле тарафларда гастрольләрдә, ниндидер бәйрәм чараларында булды алар. Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, Фәнидә Сәфәргалиева, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова кебек танылган җырчылар да, башка сәнгать төркемнәре дә җәйге айларда байтак кына мәдәни чараларның үзәгендә булды.



Яңа иҗат мизгеленә дә сәхнә осталары бихисап яңа программалар әзерли. Башка тарафлардан, хәтта чит илләрдән дә кунаклар көтелә шушы сентябрь аенда ук. Бу хакта Башкортстан дәүләт филармониясенең эстрада сәнгате җитәкчесе Сәйдә Ильясова менә ниләр диде:

- Без үз тамашачыларыбызны яңа мизгел тамашаларына көтәбез. 18 сентябрьдә филармониянең орган залында Мәскәүдән Даниил Крамер төркеме чыгыш ясый. 29 сентябрьдә Франциядән килгән сәнгать төркеме чыгышы көтелә. Аннан соң концертлар белән данлыклы җырчыларыбыз Идрис Газиев, талынлаг “Кәрвансарай”, “Далан” төркемнәре дә чыгыш ясый.

Башкортстан дәүләт филармониясенең эстрада сәнгате җитәкчесе Сәйдә Ильясова фикерләрен ишеттегез. Бу иҗат мизгеленең башындагы барлык чараларны да филармония артистлары Башкортстанның 450 еллыгына багышлауларын әйтә. Кыскасы, һәр мәдәни чара шул юбилейны искә төшереп торачак.

Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG