Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллылар дарудан баш тарта


Инвалидлар хөкүмәт тарафннан бирелә тогран дәвалану чараларыннан кәнәгать түгел. Ризасызлык йөзеннән, мәсәлән, Чаллы инвалидлары дару урынына акча алу турында гариза яза башлады. Шушы күренеш соңгы вакытларда куркыныч дәрәҗәгә җитте булса кирәк, шәһәр хәкимияте матбугат конференциясе үткәрергә мәҗбүр булды. Анда, Русия пенсия фондының Чаллыдагы җитәкчесе Вера Осетрина, социаль иминият фонды директоры Равил Кәлимуллин, шәһәр сәләмәтлек саклау идарәсе башлыгы Азат Фәтхетдинов катнашты.

Вера Осетрина әйтүенчә, Чаллыда льготалы даруга хокукы булган 34 мең кеше яши. 2004нче елда шушындый кешеләргә Русия бюджетыннан 35 млн. сум акча бирелгән. 2005нче елда бу акчаның күләме 135 млн. сумга җиткән, узган ел 234 млн. тотылган. Шуңа да карамастан, күп кенә авырулар тиешле даруларны ала алмаганнар. Быел даруларга лимит куелган, ягьни шушы максатка 85 млн. сум гына каралган. Узган ел 7 мең кеше дарудан баш тартса, быел андыйларның саны 12 меңгә җиткән.

Хәзерге чорда һәр көнне 500 кеше шушы льготаларны, белгечләр теле белән әйтсәк, социаль пакетны акчага алыштыруны сорый. Хәтта каты авырулар да акчага өстенлек бирә башлаган. Шушы мәгьлүмәтләрне белгәннән соң, мин шәһәрнең пенсия рәсмиләштерү үзәгендә булып, кайбер фикерләрне белдем. С. Саттаров, дару урынына акча алырга тели, Н.Петров дару алуда кыенлык күрмәгән, ләкин ул да акча әйбәтрәк, дип саный.Шәһәр сәләмәтлек саклау идарәсе башлыгы Азат Фәтхетдинов даруны акчага әйләндергәндә уйлап эш итәргә чакырды. Бу күренеш кем өчендер фаҗигале бетәргә мөмкин, диде Фәтхетдинов.”Кыйбатлы” авырулар да бар икән. Лейкоз белән авыручы 14 кешегә быел 1 млн.100 мең сум акча тотылган.

Русия хөкүмәте санатор путёвкаларга акча бирүне дә киметкән. Путёвкаларга чират торучылар саны 6 меңнән артык киткән. Аларның 400-е 2005 елдан гариза язган. Бу күренешне социаль иминият фонды директоры Равил Кәлимуллин “Азатлык” хәбәрчесенә болай аңлатты.

-Федераль бюджет тарафыннан акча кимегәннән кими.Төп сәбәп шул.

Әлеге сөйләшүләрдән чыгып шуны искә аласы килә. Руссиянең тотрыклык фондында галәмәт зур акча туплнанган, диләр.Илнең халкы даруларга, дәвалануга мохтаҗлык кичерә. Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG