Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:22

“Алтын Мөнбәр” фестивале Татарстан киносы көне белән башланачак


“Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестивале дәрәҗәсе елдан-ел үсеш ала. Бу хакта килүче кунаклар исемлеге, яктыртучы журналистлар күплеге үк сөйли. Зур кино фестивальләрендә аеруча 30 тирәсе фильм тәкъдим ителә, ә монда бәйге нигезендә генә 50гә якын фильм күрсәтеләчәк. Бу үзе үк инде фестиваль дәрәҗәсе турында сөйли диде Татарстан премьер-министры урынбасары – мәдәният министры ЗиләВәлиева.

Сишәмбе көнне Хөкүмәт йортында “Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестиваленә соңгы әзерлек белән таныштырды.

“Алтын Мөнбәр” фестиваленә тәкъдим ителгән фильмнарны күрсәтү өчен 200 кеше сыйдырышлы заллар гына инде кечкенә. Быел хәтта журналистлар гына 230гә якын булачак. Аларның 10 сы чит илнеке, аерым алганда Аль-Җәзир, Согуд-Гәрабстаны, Бахрейн, Мисыр дәүләт телерадиокомпанияләре журналистлары киләчәк. Фестивальнең тантаналы ачылышында 45 илнең байрагы җилфердиячәк, шул кадәр илнең вәкилләре көтелә. Алар арасында 39ы фильмнарын тәкъдим итүче илләр, ә 6сы кунаклар.

Танатналы ачылыш 7 сентябрь көнне сәгать кичке 6да “Пирамида”да башланачак. Әмма аннан бер көн алдарак Татарстан киносы оештырыла. “Диллема”, “121”, “Кунак”, “Бабай” фильмнарын карый алачак кунаклар. Шулай ук Татарстанда фильм төшерүчеләр өчен махсус дәресләр дә үтәчәк. Татарстан премьер-министры урынбасары – мәдәният министры ЗиләВәлиева матбугат очрашуында хәзер Татарстан киносы өлкәсен үстерү өчен яңа республика программасы эшләнүен әйтте. Аның беренче проекты инде көзгә әзер булачак.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, “Алтын мөнбәр” фестивале шактый тыгыз алып барыла. Бәйге өлешенә генә 40тан артык фильм кертелгән. Америка, Мисыр, Болгария, Алмания, Иран, Согуд Гәрабстаны, Швейцария һәм башка илләр фильмнарын карау мөмкинлеге бары бу фестивальдә генә туа ди Зилә Вәлиева:

Тамашачылар өчен яңа кино күрергә зур мөмкинлек бу. Боларны Канн фестивалендә күреп булмый.

Мәдәният министры Зилә Вәлиевадан фестивальдәге фильмнарны киләчәктә “Яңа Гасыр” телевидениесеннән күрсәтү мөмкинлеге юкмы дип кызыксындылар

Бу четерекле сорау. Һәр алып килгән режиссерлар белән килешү төзергә кирәк. Узган елны бер тапкыр фильмнар “Яңа Гасыр”да күрсәтелде. Быел да бу юнәлештә эшлибез.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, әлеге мөселман киносы фестивале инде башка төбәкләрдә дә кызыксыну уята. Чөнки мөселман киносы фестивале ул инде зур яңгыраш алган чарага әйләнде. Зилә Вәлиева:

Мөселман киносы ул үзенә күрә бренд. Анда беренче чиратта толерантлык, төрле кешеләр арасындагы яхшы мөгаләмәгә өндәү тора. Мөселман киносы фестивале ул яхшы, сыйфатлы кинолар күрсәтүче чара

Чыннан да узган елгы фестиваләгә тәкъдим ителгән фильмнардан күренгәнчә, күбесендә дингә өндәү, яки Исламнан башка диннәрне мәсхәрәләү юк. Быел да күбрәк гади мөселман гаиләләренең төрле сугышлар вактындагы хәле, мөселман мөһаҗирләренең тормышы, гади көнкүрештә мөселманнар хәле тасвирлана.

Соңгы елларда төрле мәгълүмат чараларында мөселманнарга карата төрле карашлар чагыла. Бу фильмнар аша исә, гади торыш итүләре аркылы, кешеләр белән аралашуы мисалында мөселманнарның чын асылы күрсәтелә. Әйтергә кирәк, “Алтын Мөнбәр”гә мөселман гына түгел, ә башка диннәр белән бәйле фильмнар да кертелгән фестивальләр. Русиядә яңгыраш тапкан “Остров” фильмы шундыйларның берсе.

Фильмнар Казаннын “Сувар Плаза” һәм “Мир” кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Әмма инде Казанның башка кино театрлары да кызыксыну күрсәтә башлаган.

Бәя бирүче жюри исә тамашачылар белән фильмнарны бергә карыячак. Мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтүенчә, тамаша кылучыларның кайсы фильмга өстенлек бирүен жюри искә алачак. Жюрига Мисыр, Эстония, Бельгия, Русия кино белгечләре керә.

Тантаналы ачылышта исә шулай ук күп мәртәбәле кунаклар көтелә. Шуның берсе Франция кино йолдызы Катрин Денев. Шулай ук дөньякүләм танылган футболчы Зинедин Зидан да фестивальгә килә дип белдерелгән иде. Зилә Вәлиева исә әлегә төгәл мәгълүмат юклыгын әйтте.

Фестиваль башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Бер атна буена Казан кино дөньясының бер үзәгенә әйләнәчәк. Фильмнар исә иртәдән кичкә кадәр күрсәтеләчәк. Инде хәзердән үк билет алып куярга теләүчеләр шактый икән. Зилә Вәлиева әйтүенчә, билетлар кино театрларында сатылачак.

Бу фестиваль шулай ук мөселман фильмнары белән кызыксынучы кино белгечләренең инде бер җыелу урынына да әйләнеп бара. Казан – Көнчыгыш Канна булачак дип әйткән иде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. Мөгаен берничә елдан соң бу сүзләргә инде шик тумаячак.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG