Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берләшкән гражданнар фронтының лидеры Гарри Каспаров Минтитмер Шәймиевка мөрәҗәгать белән чыкты


Ачлык игълан иткән көнне Камил Зартдинов, бу акцияне 3 көн дәвам итеп. нәтиҗәсе булмаса Владимир Путинга мөрәҗәгать итәм дигән иде. Инде 8 көн узды, Зартдинов һаман да Муса җәлил һәйкәле янында, утыра. Үзе әйтүенчә, җитәкче даирәләрдән аның янына чыгып караучы да юк. Ачлык тотучыга исә, республика президенты белән очрашу кирәк. Шушы көннәрдә бу Берләшкән гражданнар фронтының лидеры Гарри Каспаров Минтитмер Шәймиевка мөрәҗәгать белән чыккан. “Без ышанабыз, сез кеше гомерен чик астына куймассыз. Әгәрдә Зартдиновның дәгъвәләре фактик нигездә дөрес түгел дип табыла икән, сез аны җайлы гына кире кага алырсыз” диелгән телеграммада. Каспаров фикеренчә акциянең сәбәбе республикадагы эчке вәзгыят.” Дип әйтелә Вечерняя Казанҗнең 4 сентябр санында. Зартдинов сүзләренчә ул бүген, ачлык һәм суыклык хисләрен кичерә. Шуңа күрә “кайберәүләр ачлыкның төгәл максатын сораган вакытта мин аны хәтерләмим, ә бары тик миңа монда утырырга кирәк икәнлеген генә беләм” ди Камил Зартдинов моны ул шулай ук Вечерняя Казань журналистларына сөйли.

XS
SM
MD
LG