Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арап мөрәҗәгәте кире кагылды


Мурмански – Ватандашлар фронтының җирле бүлек активисты Лариса Арапның рухи авырулар хастаханәсе табипларына каршы җинаят эше ачу мөрәҗәгәте кире кагылды. Прокуратура карарында әйтелгәнчә, тикшерүчеләр табиплар гамәлләрендә бернинди тәртип бозулар да тапмаган.

Лариса үзе, хастаханәгә бер сәбәпсез салынганы һәм табиплар тарафыннан эзәрлекләнгәне турында әйткән иде.

Хастаханәдә берничә атна ятканнан соң ул, бу эшкә Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин алынганнан соң, август ахырында хастаханәдән чыгарылды.
XS
SM
MD
LG