Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эре ширкәтләрнең һәм кече эшмәкәрлекнең багланышлары


Авыл җирлегендәге эшсезлек, акчасызлык бер кемгә дә сер түгел. Азатлыктан бу бәләләрдән чыгу юлы күрсәтелде. 4 сентябрьдә Актанышта Татарстанның район һәм шәһәр башлыклары катнашлыгында семинар киңәшмә узуы турында алдагы тапшыруда сөйләнгән идек. Анда эре һәм кече эшмәкәрлекнең үзара эшчәнлеге нигезендә калалар һәм районнарның сәнәгать күәтен үстерү мәсьәләләре каралды.

Республиканың Президенты , хөкүмәт башлыгы, парламент җитәкчесе катнашлыгында Актаныш җирендә мондый зур күләмле сөйләшүнең сәбәбе булып, Чаллыдагы Камаз ширкәтенең Актанышта тормоз калыплары заводы ачуы хезмәт итте. Завод эшчесе Лирун Ямалетдинов үзләренең нинди эшләр башкарганы турында сөйләде.

“Бүгенге көндә замана таләпләре мәҗбүр итүенчә, иктисад мәсьәләләре дә оптимальләштерүгә дучар. “Менә шуның өчен дә камазлылар файдалы эшләр өчен, Камаз машинасына детальләрне җыю эшләрен башка төбәкләргә чыгарып җитештерергә мәҗбүр ”, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев семинар- киңәшмәдә чыгыш ясаганда. Ә ни өчен әле безнең үзебезнең Татарстан җирлегендә без мондый хәл белән файдаланмаска тиеш? Бигрәк тә бүгенге көндә зыянга эшләүче ширкәтләр булганда. Зыянга эшләүче ширкәтләрнең санын киметергә кирәк, дип ассызыклады ул. Шулай ук “ Ничек яшәргә була зарарлы эшләп? дип өстәп куйды. Һәм район башлыкларына бу мәсьәләдә бар көчләрен туплап тырышлык күрсәтергә өндәде. Һәм һәр эшләнгән эшләре сыйфатлы булырга тиеш, диде.

Актанышның “Яшьлек” мәдәни үзәгендә ачылган күргәзмәдә Кама индустрия паркының кече ширкәтләрендә җитештерелгән эшләнмәләр куелган иде. Алар 600 млн сумлык эшләнә икән. Ә ел азагына бу сан 1млрд 300 млн сумга җиткереләчәк. Шулай ук бу зур сәнәгать паркы 1560 кешене эш урыны белән тәэмин иткән. Бу парк республиканың башка районнары һәм шәһәрләре белән хезмәттәшлек итәргә әзер.

Эш урыннарына килгәндә, эшсезләр районнарда гына түгел, Казанда да бик күпләр. Эшсезләр арасында хатын- кызлар да шактый. Актанышта бу

мәсьәләгә дә игътибарлы караш тоела. Район башлыгы Ингел Фәттахов белдерүенчә, халыкны эш белән тәэмин итү буенча, аларны файдалы хезмәткә тартып, социаль- иктисадый мәсьәләләрне уңай хәл итү ниятеннән, Әлмәттәге “Алсу” оек-оекбаш фабрикасының җирлектәге бүлекчәсен булдыру диде . Бу проектта 100 кешелек эш урыны булдыру турында да әйтте Ингел Фәттахов.

Минтимер Шәймиев шулай ук социаль- иктисадый мәсәләләргә дә тукталды. Бигрәк тә сәламәтлек саклауда пенсионерларга федераль бюджеттан бирелә торган ташламаларга тукталды. Авыруларга буш бирелә торган дарулардан баш тартучыларның артуы турында ул болай диде.

Аудіо

Эш шуңа барып җиткән ки, хәтта фельдшер пунктларында да һәм врачлар да ташламалардан баш тартуны хуп күрәләр икән.

Чөнки күпләр аптекалар белән, дару сатучылар белән бәйләнеп, үзләренең бизнесларын ясый башлаганнар. Менә ничек!? … Даруларга рецепт язып пенсионерны аптекага җибәрәләр дә кеше акчасын түләп ала да, аннан соң акчасын бүләләр , схемасы бик гади. Федераль бюджет, федераль органнарында эшләүчеләр бик тиз бу проблемалардан котылырлар, ә бар проблемалар безнең республика өстенә ябырылачак.

42% пенсионерлар ташламалардан баш тартканнар инде. Ул 80 процентка да җитәргә мөмкин. Мин бу ташламалардан баш тартып, аларны акчалата алудан бернинди яхшылык та күрмим. Бар эшне юнәлтергә кирәк халыкны дарулардан баш тартмаска” диде Минтимер Шәймиев.

Актанышта үткән семинарда Татарстан җитәкчесе М Шәймиев социаль ярдәмне дарулата алуны авыру ветераннар өчен файдалырак булуын әйтте. Өр- яңа төзелгән заводны карап йөрүчеләрнең кәефләре шәп иде. Алар ярдәмне теләсә нинди төрдә алырга да риза. Бик күпләр Президент киңәшен үтәр, алар республика өчен мәшәкәть тудырмаска тырышырлар. Актаныш пенсионерлары һәм аларның ветеран советы рәисе Марс Шәвәлиев белән аның серкәтибе ташламалардан файдаланып кәнагать булулары турында менә нәрсә диделәр.

-Без ветераннар пенсияне вакытында алабыз, льготалардан файдаланабыз, хакимиятебезнең өлкәннәргә карашы бик нык яхшы.

-Бик матур яшибез, ветераннарга карата игътибар бик зур Президентыбыз тарафынннан да хөкүмәтебез тарфынннан да. Барысына да кәнагать.

Ә менә авылдагы пенсионерларның кәефләренең ничек булуын, аларның нинди вариантны сайлавын, әйтеп булмый.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG