Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:41

“Ак Барс” уенчыларын башкалар сатып алалар


Спорт яңалыкларына килгәндә “Ак Барс” командасы ил чемпионатын җиңелүдән башлый. Сишәмбе узган уенда ул Хабаровскийның “Амур” командасына 3:2 белән җиңелә. Спорт белгечләре фикеренчә әлеге җиңелүнең Татарстан командасыннан шәп уенчыларның китүе белән бәйле. Искә төшерик, Башкортостан президенты Татарстан хокейчыларының уйнауларын күргәннән соң, бер-бер артлы 4 хокейчыны Салават Юлаевка сатып ала. Шуңа күрә Башкортостан командасы иң көчле уйнаучылардан саналган ЦСКны да җиңә алган. “Амур”да да моңарчы “АкБарс” уйнаганнар бар. Әйтик шундыйлардан Сарматин, Дударев, бу хокейчылар сишәмбе узган уенда Татарстан командасына шайбы керттеләр. Шулай итеп, Бер яктан Башкортостан җитәкчеләре, икенче яктан Камил Исхаков, Татарстан спортчыларын үзләренә каратып “Ак Барсны” көчсезләтмәкче булалар ди спорт белгечләре.

XS
SM
MD
LG