Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкның күпчелеге социаль хезмәтләр җыелмасын түгел, ә акча алу ягын сайлый


Татарстанда елдан-ел социаль хезмәтләр җыелмасы баш тартучылар арта. Аның урынына халык акча алу ягын кулай күрә. Көз җитәр алдыннан, әлеге проблема ел саен калкып чыга, чөнки социаль җыелманы алу-алмау 1 елга һәм 1 октябрьгә кадәр хәл ителә. Федераль казнадан айлык акчалата түләүләр каралган кешеләр, аерым алганда сугыш инвалидлары, сугышта катнашучылар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, Ленинград чолганышында калучылар, концлагерьлардагы балигъ булмаган тоткыннар, инвалидлар, радиация фаҗигаләреннән зыян күрүчеләр социаль хезмәтләр җыелмасы алырга хокуклы. Социаль хезмәтләр җыелмасына бушлай дарулар, шифаханәләрдә дәвалану, тимер юл транспортында бушлай йөрү кергән. Ләкин халыкны күбрәк шифаханәдә юл йөрү дә түгел, ә дарулар кызыксындыра. Ел саен социаль хезмәт җыелмасын алу яки баш тарту юнәлешендә гариза язу вакыты килеп җиткәч, җитәкчелек халыкны акча түгел, ә социаль җыелманы алырга өнди башлый. Кирәкле дарулар да вакытында кайтарылачак, ди. Республиканың пенсия фонды матбугат үзәге хезмәткәре Рафаил Гыйниятуллин:

Республикада 380 мең кеше федераль казнадан айлык акчалата түләү ягъни социаль җыелма алырга хокуклы. Шуның бүгенге көндә яртысына якыны – 163 меңе акча сайлаган.

Социаль пакеттан баш тартучыларның күбесе район-авыл җирлегендә яшәүчеләр. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, социаль ярдәмнән баш тартучылар моның сәбәбен даруханәләрдә кирәкле дарулар булмау, кайбер авылларда яшәүчеләргә даруханәләр, дәвалау оешмалары ерак булу белән бәйләп аңлата. Барыбер ул ярдәмне кулланып булмый, акчасын булса да алып калыйк, янәсе. Социаль хезмәтләр җыелмасы бер кешегә ай саен 513 сум исәбеннән каралган. Шуның 456 сумы – түләүсез медицина ярдәме күрсәтү һәм шифаханә-курортларда дәвалану өчен. Әгәр кеше бу пакеттан тулысынча баш тарта икән, ул ай саен 513 сум акча ала булып чыга. Әгәр инде авыруы көчәеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була калганда, ул ярдәмгә өметләнә алмый. Шикәр авыруыннан, онкологик чирләрдән, бронхиаль астмадан һ.б. авырулардан интегүче инвалидларга кыйммәтле дарулар кирәк. Узган ел дарулар белән тәэмин итүгә Русия казнасыннан, иминият оешмасыннан 2 миллиард сумга якын күләмдә акча каралса, быел ул 700 миллион сум гына. Чөнки халыкның күбрәге акча сайлаган саен, Русия даруларга азрак акча бүлә. Бу республика җитәкчелеген борчый әлбәттә. Аларның сүзләренә караганда, киләсе елда халыкны ташламалы шартларда дарулар белән тәэмин итү программасына сизелерлек үзгәрешләр кертеләчәк. Зур чыгымнар сорый торган катлаулы авырулардан –аерым федераль максатчан программа кабул ителәчәк. Бу максатларга федераль казнадан җитәрлек күләмдә акча каралачак.

Хәзер халыкка кертелгән яңалыкларны аңлату эшләре алып барыла. Чәршәмбе көнне 2 сәгатькә исәпләнгән “кайнар элемтә” эшләде. Анда исә мондыерак сораулар яңгырады ди Пенсия фонды матбугат хезмәткәре Рафаил Гыйниятуллин:

Шалтыратучылар исә әгәр бушлай дарулар бирү хәл ителсә, акча алмас идек дип белдерәләр. Шуңа республикада инде бу мәсьәлә уңай хәл ителә башлады. Дарулар өчен өстәмә акчалар бүленә. Димәк алга китеш бар һәм куркулар юкка.

Ауропа илләрендә һәм Америкада кешеләр мондый социаль ярдәмгә җитди каравы мәгълүм. Русиядә исә киресенчә, елдан-ел күбрәк кеше социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарта.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG