Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:05

Путин Касяновны тәнкыйтьли


Мәскәү – Русия президенты Владимир Путин икътисади тәрәккыйят министры Герман Греф һәм элекке премьер-министр Михаил Касьянов исеменә кискен тәнкыйть белдерде. Камчаткадагы Вилючинский шәһәрендә үткән киңәшмә вакытында ул Ерак көнчыгышта Соболев газ үткәргеченең әле дә төзелмәвенә кәнәгатьезлек белдерде.

Михаил Касьянов үзе аның исеменә әйтелгән бу тәнкыйтьне Русиядә башланган сайлау алды компаниясе белән бәйләде. Оппозициядәге халык-демократик берлеген җитәкләүче Касьянов киләсе елда президент сайлауларында катнашырга җыена.

XS
SM
MD
LG