Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә үтерүдә шикләнелүчеләр тоткарланган


Назрань – Ингушетия мәхкәмәсе урыс укытучысы Вера Драганчук гаиләсен үтерүдә шикләнелгән ике кешене кулга алырга рөхсәт бирде. Назрань кешесе Казбек Матиев белән Караболак кешесе Магомед Оздоев дүшәмбе көнне тоткарланган иде. Барлыгы бу эштә 5 кеше тикшерелә.

Узган атна Драганчук яшәгән йортка билгесез кешеләр бәреп кереп, аның ирен һәм ике улын атып үтергән иде. Укытучы үзе качып котыла алган.
XS
SM
MD
LG