Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Эт корсагына сары маймы?


Төркиядә ял итүче 300 Русия ватандашы азыктан агуланган. Безнең халыкта эт корсагына сары май да килешми дигән мәкаль бар. Бу да шул мәкальдәгечә, Русия азыкларына өйрәнгән эчләрнең затлырак ашамлыкларны кабул итмәвеме, яки, чыннан да, сыйфатсыз азыктан агуланумы, тикшерүләр бара дип хәбәр итәләр. Алар арасында Башкортстаннан да дүрт кеше бар. Агуланучыларга вакытында табиблар ярдәме тимәгәч, алар үзләре табибларга мөстәкыйль мөрәҗәгать иткән. Әлеге эш Русиянең Төркиядәге илчелеге күзәтүе астында тикшерелә.

XS
SM
MD
LG