Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция җанлана


Җәйге яллардан соң оппозиция бер-бер артлы чаралар үткәрә башлады. 4нче сентябрь Башкортстанның ягулык-энергетика тармагын федераль милек итеп күчерүгә каршы, ягъни республика Президенты улы Урал Рәхимов милке итеп калдыруны яклап урам җыены узарга тиеш иде. Чара билгесез сәбәпләрдән үтми калды. Берләшкән оппозиция башы Мәҗит Хуҗин монда үзләренең дә өлеше барлыгын белдерде. Аңа караганда, опозиция 3нче сентябрь чираттан тыш киңәшмә җыеп бу турыда Русия Президенты хакимияте һәм Башкортстан прокурорына мөрәҗәгать иткән булган . Хуҗин чара үтмәүгә шул да сәбәпче булгандыр дигән уйда.

5нче сентябрь берләшкән оппозициянең килештерү шурасы утырышы булды. Анда каралачак көн тәртибендә оппозициягә баш итеп кабат Рәмил Бигновны кую мәсъәләсе дә бар. Ул низамнамәгә (уставка) ярашлы ике тапкыр тоташ берәр елга сайланганнан соң Мәҗит Хуҗин белән алыштырылган иде. Мәҗит Хуҗинның исә бер елы да тулмаган.
XS
SM
MD
LG