Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наркоманнар үрчи


Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуы бәйрәме якынлашкан саен тәртип саклауга багышланган чаралар, шул уңайдан матбугат очрашулары да узып кына тора. Криминаль милиция башы Алик Абдуллин шундый очрашуда башкала наркоманнары саны белән таныштырды. Аңа караганда, наркодиспансер аша 4987 кеше үткән, 2085 кеше наркоман буларак теркәлгән, бу узган елгыга караганда 452 кешегә күбрәк.

Яшьләр эшләре буенча идарә рәисе Юлай Ильясов авыр холыклы үсмерләрне тәрбияләүгә багышланган очрашуда кызыклы мисал китерде. Аңа караганда, җәйге хәрби патриотик ял кырлары һәм клубларда шөгыльләнүчеләренң яртысы тәрбияләнеп авыр холыклылар исемлегеннән төшеп кала.
XS
SM
MD
LG