Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда венерик авырулар килү ягында


Чаллыда венерик һәм йогышлы авыруларны кисәтү буенча ункөнлек башланды. Шушы уңайдан шәһәрнең венерик авырулар диепансеры хезмәткәрләре журналистлар белән очрашып, авыруларның күләме, аларның ни сәбәпле килеп чыгулары хакында сөйләделәр. Диспенсерның баш табибы И.Миңнуллин әйтуенчә, быелның 7 аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда авырулар саны әллә ни үзгәрмәгән. Гонорея белән авыручылар саны үткән ел 400 булса, быел 359. Шуларның 13-е мәктәп баласы, берсе 4 яшҗлек кыз. Гонореяны аңа авыру әнисе йоктырган.Сифилис эләктерүчеләр саны 70 тән артып киткән. Трихомоноз, хломидоз белән авыручылар 550-660 ка җиткән. Әлеге күрсәткечләр 1990 нчы еллар белән чагыштырганда 5-6 тапкыр ким, диде, Миңнуллин. Ибрахимов әфәнде “Азатлык” хәбәрчесенең берничә соравына да җавап бирде. Беренче сорау – авыручылар арасында хатын-кызлар күбрәкме яки ирләрме?

-Элек бу пропорция 50% ка 50% иде.Хәзер сифилис һәм гонорея белән авыручылар шушы күләмдә калды. Башка венерик авырулар хатын-кызларда күбрәк табыла. Авыру сәбәпләре җенси әхлак-сызлык белән бәйле.Вакытында табибка мөрәҗәгәт итмәсәләр, хәл аяныч бетергә мөмкин.Мисал.Билгеле бер авыруга юлыккан егет табибка күренми.Җенси әгьзә йомыркалары үрдәк күкәе кадәр шешә. Бу егетнең киләчәктә баласы булмас кебек. Авыруларны төрле профилактика чорына мәктәпләрдә, уку йортларында анализлар алганда, ачыклыйбыз. Үзләре килүчеләр дә күп.

Чаллының венерик авырулар диспансеры баш табибы Миңнуллин, 100 мең кешегә бүлеп исәпләгәндә Түбән Кама, Әлмәт һәм Чаллы бер дәрәҗәдә, диде. Авыручыларның милли составы белән кызыксынам. Мондый мәгьлүмәтләр тупланмый икән. Диспансерда дәваланучы берничә егет һәм кыздан ни сәбәпле бирегә килүләре хакында сорау бирәм. Микрафонны күргәч сөйләшүдән баш тарталар.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG