Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәламәтлек министрлыгы Татарстан халкына мөрәҗәгать итте


Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар санының көннән-көн артуы җитәкчелекне дә нык борчый башлады. Дөрес әлеге мәсьәлә һәр көз диярлек көн үзәгенә менә. Быел проблема шулкадәр катлаулы ки, хәтта сәламәтлек министрлыгы, алдан бер ел да күзәтелмәгән, репсублика халкына мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр булган. Мөрәҗәгатьтә болай диелә: “1 октябрьдән социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту мөмкинлеге, шулай ук алдан бирелгән гаризаларны кире алу мөмкинлеге бетәчәк. Шуңа күрә яхшылап уйлагыз. Былтыр дарулар алуга юнәлдерелгән финаслар белән проблемалар күп иде. Әмма 2008 елда хәл үзгә булачак, дарулар белән тиешле күләмдә тәкмин итеүгә карата федераль программа кабул ителәчәк, акча җитәчәк. Канун нигезендә сез әлбәттә, әлеге хезмәиләр җыелмасын акчага алыштыра аласыз, ләкин бу гамәлне колганчы уйлагыз, бәлки сезгә бу ярдәм кирәктер. Көннән-көн безнең идарәгә, гаризаларны кире алу теләге белән күп кешеләр килә. 1 октябрьдән мондый мөмкинлек булмаячак” диелә мөрәҗәгатьтә.

XS
SM
MD
LG