Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яңа гадәттән тыш хәлләр министры билгеләнде


Татарстан хокүмәтендә министрлар алмашуы дәвам итә. Искә төшерсәк, яз көне моңарчы 11 ел Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры булып торган Валерий Власов Идел буе-Урал төбәк үзәге башлыгы итеп билгеләнгән иде. Шуннан соң җирле матбугатта яңа министр кем булыр икән дигән фаразлар күренә башлады. Мәсәлән “Вечерняя Казан” 20 март санында яңа министр хәзерге эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов булачак дип язды.

Ярты ел узгач кына әлеге урынга яңа министр билгеләнә. Пәнҗешәмбе Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Казан милли-мәдәни үзәге"ндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы - ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин белән таныштырды.

Моннан тыш, киңәшмәдә Минтимер Шәймиев тарафыннан Идел буе-Урал төбәк үзәге башлыгы Валерий Власовка Татарстан Дәүләт бүләге - "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды.

XS
SM
MD
LG